Казанның «Весна-2» торак комплексында 120 урынлы яңа балалар бакчасы ярашлылык турында бәяләмә алды

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанның «Весна-2» торак комплексында «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа балалар бакчасы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин хәбәр итте.

«Веснушка» заманча балалар бакчасы Казанның Совет районында урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы 1211 кв. метр тәшкил итә. Ул 120 балага исәпләнгән. 

Заманча бинада уен, йокы, киенү-чишенү, буфет һәм бәдрәф, музыка һәм физкультура заллары, психолог һәм логопед кабинетлары, азык-төлек блогы һ.б. каралган. Территориядә кече архитектура формалары белән уен һәм спорт мәйданчыклары корылган. Төзекләндерү кысаларында агачлар һәм куаклар утыртылган, газон җәелгән.

Татарстан Республикасы – илдә яңа балалар бакчалары төзү нәтиҗәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитмәү проблемасын хәл иткән беренче төбәкләрнең берсе. 10 ел эчендә Президент программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 37,5 мең урынга исәпләнгән 239 балалар бакчасы төзелгән.

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, социаль инфраструктура объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау бурычы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International