Арчада тиздән Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллиятенең реконструкцияләнгән тулай торагы ачылачак

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Республиканың Арча муниципаль районында педагогика көллиятенең тулай торагы реконструкцияләп бетерелгән. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе студентларны яшәтер өчен билгеләнгән объектка проект документларының туры килүе турында уңай бәяләмә бирде. Бина заманча таләпләргә туры килә.

Проект нигезендә, «Арча педагогика көллияте» автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең 2 нче номерлы тулай торагында булган ике катлы бинага чарлак каты өстәп куйганнар, шулай ук өч катлы янкорма да төзелгән. Бинаның гомуми мәйданы 3482,6 кв. метр тәшкил итә.

Яңа бина ачылганнан соң, педагогика көллияте чит шәһәрләрдән килгән 158 студентка яшәү урыннары бирә алачак. Элегрәк биредә 96 кеше урнашкан булган.

Уңайлы торак бүлмәләре 14-18 яшьлек 2-3 студент яшәү өчен исәпләнгән. Катта яңа бәдрәфләр һәм душ бүлмәләре җиһазландырылган. Шулай ук тәрбияче бүлмәсе, шәфкать туташы кабинеты, процедура бүлмәсе, авыруны хастаханәгә озатканчы вакытлыча изоляцияләү өчен билгеләнгән бер ятаклы палата каралган.   

Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән укырга килүче, киләчәктә башлангыч сыйныф укытучылары булырга теләгән студентларга белем бирә. Элегрәк студентлар акча түләп, фатирда яшәргә мәҗбүр булган. Шуңа күрә тулай торакта яшәү өчен өстәмә 62 урын булдыру – мәгариф учреждениесе өчен мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Хәзер студентлар торак белән тәэмин ителәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International