Казанның «Салават күпере» микрорайонында «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән 260 урынлы балалар бакчасы ярашлылык турында бәяләмә алды

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанның «Салават күпере» торак комплексының 3 нче кварталында урнашкан 260 урынлы «Тиктормас» («Непоседа») балалар бакчасы төзелеп беткән. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәктәпкәчә учреждениегә төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәсе тапшырды.

Объект төзелеше «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барылган. Балалар бакчасы расланган проект документациясе нигезендә төзелгән. Мәктәпкәчә учреждение Илһам Шакиров урамында урнашкан. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.  

Заманча бинада уен, йокы, киенү-чишенү, буфет һәм бәдрәф, музыка һәм физкультура заллары, психолог һәм логопед кабинетлары, азык-төлек блогы һ.б. каралган. Территориядә кече архитектура формалары белән уен һәм спорт мәйданчыклары корылган. Төзекләндерү кысаларында агачлар һәм куаклар утыртылган, газон җәелгән.

Президент программаларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда 10 ел эчендә 239 яңа балалар бакчасы төзелгән – 37,6 мең бала урын белән тәэмин ителгән.

2020-2021 елларда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 49 балалар бакчасы төзү планлаштырылган – шуның нәтиҗәсендә ясле төркемендәге сабыйлар өчен урыннар җитмәү проблемасын республика 2022 елда ук хәл итәргә планлаштыра.

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, социаль инфраструктура объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау бурычы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International