Төзүче оешмалар игътибарына!

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Күпфатирлы йортларны һәм күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешле төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 13 июлендәге 202-ФЗ номерлы федераль законга (төзелештә катнашучыларның хокукларын яклауны көчәйтү өлешендә) кул куйган.

Аерым алганда, федераль законда түбәндәгеләр карала:

- төзелгән йортны файдалануга тапшыру этабында банклар тарафыннан эскроу счетларын ачу. Элек эскроу счетларын ачу төзелгән йортны файдалануга тапшыргач һәм беренче фатирны милеккә тапшырганнан соң гына гамәлгә ашырыла иде;

- алданган өлешчеләргә югалткан акчаларын түләгәндә тиешле түләү бәясе өч айдан узмаган бәяләүгә карап билгеләнәчәк;

- административ каршылыкларны киметү максатларында билгеләнгәнчә, төзүче оешма проект декларациясен ай саен актуальләштерергә тиеш, бу исә, конкрет мәгълүматларның яисә шартларның үзгәрүенә карамастан, төзүче оешма тарафыннан проект декларациясенә үзгәрешләр кертүнең бердәм вакытын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк;

- объектны Проблемалы объектларның бердәм реестрыннан төшереп калдыру нигезләре төгәл язылган, атап әйткәндә: объектны файдалануга тапшыру, яисә объект буенча компенсацияләр түләү;

- бер үк вакытта йортны кадастр исәбенә куеп, күпфатирлы йорт төзелгән җир участогының залогын гамәлдән чыгару. Элек, залогны гамәлдән чыгару өчен, кадастр исәбенә куярга, шуннан соң документларны күрсәтергә кирәк иде;

- объектны файдалануга тапшыру срогының өч һәм аннан күбрәк айга бозылуын төзүче оешманың һәм проект декларациясенең 214-ФЗ номерлы федераль закон таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирүдән баш тарту нигезләреннән төшереп калдыру;

- объектның техник планда күрсәтелгән мәйданы проект документларында күрсәтелгән мәйданнан 5% артмаган күләмдә тайпылган очракта, төзүче оешма тарафыннан объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу мөмкинлеге;

- төзүче оешма тарафыннан башлангыч җир кишәрлеген бүлү нәтиҗәсендә барлыкка килгән җир кишәрлегенә карата шәһәр төзелеше планын алу зарурлыгын бетерү;

- прокуратура органнары үзләренә прокурор күзәтчелеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле, торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасында булган мәгълүматтан файдалана алу хокукына ия булачак;

- кредит килешүендәге шартлар нигезендә йөкләмәләрне тулы күләмендә үтәү вакыты турында, шулай ук 214-ФЗ номерлы федераль законның 6 статьясы нигезендә төзүче оешма тарафыннан өлешле төзелештә катнашучыга объектны тапшыру срогы турындагы мәгълүматны төзелеш проекты турындагы мәгълүматта күрсәтергә кирәк.

Федераль закон, аерым нигезләмәләрдән тыш, рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International