ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре төзелештә BIM-технологияләр буенча семинарда катнашты

2020 елның 13 марты, җомга

2020 елның 12 мартында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «ТР Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ оештырган, төзелеш объектларын мәгълүмати модельләштерү һәм әлеге технологияләрне Татарстан төзелешендә кертү этаплары буенча семинар-уку булды. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән киңәшмәдә территориаль органнар җитәкчеләре, бүлекләрнең башлыклары һәм хезмәткәрләре катнашты. Чарада шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы вәкилләре, Татарстанның проект институтлары җитәкчеләре дә катнашты. 

Семинарда катнашучылар өчен төзелештә BIM-технологияләрне үстерү нигезләренә һәм тенденцияләренә, Татарстанның төзелеш тармагында цифрлы технологияләрне куллануга һәм республикада BIM-технологияләрне кертү планына багышланган темалар күтәрелде.  

Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, семинар үткәрүнең төп бурычы – мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү мәсьәләләре буенча төзелеш тармагын модернизацияләү һәм сыйфатын арттыру, шулай ук процесста катнашучылар арасында BIM-технологияләр турындагы мәгълүматны «уртак бүлгечкә» китерү зарурилыгы.

Очрашу нәтиҗәләре буенча ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда цифрлы технологияләрне куллану өлешендә бирелгән сорауларга җаваплар алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International