Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хәбәр итә: 2020 елның 11 гыйнварында Россия Төзелеш министрлыгының 2019 елның 1 ноябрендәге 668/пр номерлы боерыгы үз көченә керде, аның нигезендә Россия Төзелеш министрлыгының «Күпфатирлы йортлар һәм (яки) күчемсез мөлкәтнең башка объектларын төзү (булдыру) өчен өлешле төзелештә катнашучылар акчасын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында, шул исәптән төзелеш проектларын үтәү буенча якынча графикларны һәм килешүләр буенча үз йөкләмәләрен, төзелеш проектының җыелма тупланма исемлеген үтәү турында хисаплылык формасын һәм төзүче оешмалар тарафыннан аны контрольдә тотучы органга тапшыру тәртибен раслау турында» 2018 елның 12 октябрендәге 656/пр номерлы боерыгына үзгәрешләр кертелгән.
Әлеге боерык белән:
1) төзүче оешманың күпфатирлы йортларны һәм күчемсез мөлкәтнең башка объектларын төзү (булдыру) өчен өлешле төзүдә катнашучылар акчасын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында, шул исәптән төзелеш проектларын һәм килешүләр буенча үз йөкләмәләрен гамәлгә ашыруның якынча графикларын үтәү турында хисаплылык формасына;
2) күпфатирлы йортларны һәм күчемсез мөлкәтнең башка объектларын төзү (булдыру) өчен өлешле төзүдә катнашучылар акчасын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында, шул исәптән төзелеш проектларын һәм килешүләр буенча үз йөкләмәләрен гамәлгә ашыруның якынча графикларын үтәү турында төзүче оешма тарафыннан күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешле төзү өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимияте органына тапшыру тәртибенә үзгәрешләр кертелгән.
Шул ук вакытта төп яңалык: төзүче оешма хисаплылыкны контрольдә тотучы органга фәкать электрон документ рәвешендә генә, Торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасында үзенең шәхси кабинеты ярдәмендә җибәрергә бурычлы.
Хисаплылык һәм аның кушымталары шәхси башкарма орган функцияләрен гамәлгә ашыручы затның көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзалана.
Хисаплылыкны тапшыру датасы булып, төзүче оешманың шәхси кабинетында хисапларны Торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасында урнаштыру датасы тора.
Хисаплылыкны, Торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасында урнаштырмыйча, кәгазьдәге документ рәвешендә тапшырган очракта төзүче оешмага Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.28 ст. 3 өлешендә каралган административ җаваплылык яный.
Өстәмә рәвештә исегезгә төшерәбез, төзүче оешма өчен 2020 елда хисаплык тапшыру сроклары:
- 2019 елның 4 нче кварталы өчен – 2020 елның 30 мартыннан соңга калмыйча;
- 2020 елның 1 нче кварталы өчен – 2020 елның 30 апреленнән соңга калмыйча;
- 2020 елның 2 нче кварталы өчен – 2020 елның 30 июленнән соңга калмыйча;
- 2020 елның 3 нче кварталы өчен – 2020 елның 30 октябреннән соңга калмыйча.