ТАССРның 100 еллыгы: 1935-1939 елларда дәүләт төзелеш контроле хезмәтен оештыру

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстанда дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарихы турында сөйләвен дәвам итә.

Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының төзелеш контроле органнарын үзгәртеп кору турындагы карары нигезендә 1935 елда төзелеш буенча РСФСР Баш дәүләт контролеры вазыйфасы кертелә, аның бурычлары коммуналь хуҗалыкның Халык Комиссарына йөкләнә.

Төзелеш эшчәнлеге дәүләт контролеры карамагында булган шәһәрләр исемлеге төзелә һәм раслана. Әлеге шәһәрләрнең баш архитекторлары төзелеш эшләренең расланган планлаштыру һәм архитектура бизәлеше проекты белән төгәл яраштырып башкарылуын күзәтә, ә Баш дәүләт контролеры проектта каралган конструкцияләр һәм сметалар үтәлешен тикшерә.

1938 елда төзелеш оешмалары эшчәнлеген координацияләү өчен СССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Төзелеш эшләре комитеты төзелә.

1939 елда махсус Закон нигезендә Төзелеш буенча союзның халык комиссариаты булдырыла. Халык комиссариаты карамагында йөздән артык ведомство төзелеш тресты була.

Ведомство эше барышында район шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә Наркомпросс, Наркомздрав, Наркомхоз буенча төзелешнең сыйфаты ягыннан да, тизлеге ягыннан да канәгатьләндерерлек булмавы ачыклана.

Шул ук вакытта Казанның һәм башка район шәһәрләренең алга таба үсеше дәвам итә. Зур сәнәгать төзелеше белән бер үк вакытта торак йортлар, мәдәни-көнкүреш өчен билгеләнгән корылмалар төзелә. 1938-1939 елларда гына да 70 000 кв.метр торак төзелгән. Дәүләт төзелеш контроле органнары да төзелеш сыйфатын яхшыртуга һәм, димәк, республика халкының яшәеш дәрәҗәсен арттыруга зур өлеш кертә. 

Серго Орджоникидзе исемендәге бистәдә, соңрак Казанның Авиатөзелеш районында Соцгород микрорайоны дип үзгәртелгән йортлар төзелешен 30-50 нче елларда совет комплекслы төзелешенең ачык мисалы дип атарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International