ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе салкын тиюләр чорында профилактика чараларының мөһимлеге турында искәртә. Вирус инфекцияләре таралуга бәйле рәвештә, ведомство грипп, ОРВИ һәм коронавирус Covid-19 йогышын индивидуаль профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән белешмәлек бастыра.
Министрлык белешмәсендә алты төп кагыйдә бар: кулларны сабын белән юарга, эш урынында һәм гомуми гигиенаны үтәргә, сулыш органнарын медицина битлеге ярдәмендә якларга, авыруның беренче билгеләре барлыкка килү белән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм коронавирус инфекциясе таралу куркынычы зонасында булган илләргә барудан тыелып торырга.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы дөньяда коронавирус таралуга бәйле рәвештә пандемия игълан итте. Ведомствода Covid-19 белән зарарлану, нәтиҗәдә якты дөнья белән хушлашучылар саны һәм әлеге авыруны йоктырган илләрнең күбәю очраклары арта бара дип саныйлар. Россия Федерациясендә бүгенге көндә коронавирус йоктыруның 28 очрагы теркәлгән.