ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә 340 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасын төзи башлау турында хәбәр килеп иреште. Балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Бүген инспекторлар объектны беренче мәртәбә тикшерүгә чыкты.
Балалар бакчасы Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау авылында төзелә.
Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 5168,6 квадрат метр тәшкил итә. Анда уен һәм йокы бүлмәләре, музыка һәм физкультура заллары, азык-төлек блогы һәм башка бүлмәләр урнашачак. Якындагы территориядә күләгәле әвеслекләр, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары булачак. Төзелешне 2020 елның 3 кварталында тәмамлау планлаштырыла.
«Хәзерге вакытта объектта бинаның җир асты өлешендәге тимер-бетон конструкцияләре буенча эшләр тәмамланган, колонналарны ныгыту, беренче кат тышлыгын монтажлау эшләре бара», – дип сөйләде ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов.
«Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанда, ТР Төзелеш министрлыгы белешмәләренә караганда, 2020 елда 22 яңа балалар бакчасы һәм башка объектлар ачылачак.