Василий Кудряшов: «Электрон рәвештәге проект документациясенә күчү фальсификациядән котылырга ярдәм итәчәк»

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 2 мартында Инспекциядә территориаль органнар белән электрон рәвештәге проект документларын гамәлгә кертүгә бәйле киңәйтелгән киңәшмә узды. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең 2020 елның 27 февралендәге боерыгы нигезендә, төзелешне башлану турында хәбәр белән бергә килә торган проект документлары фәкать электрон формада гына кабул ителәчәк.

Чара ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә узды. Утырышта шулай ук Инспекция башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин, территориаль органнар җитәкчеләре, бүлек башлыклары һәм хезмәткәрләр катнашты.

Үзенең кереш сүзендә Василий Кудряшов төзүчеләрдән, техник заказчылардан проект документларын электрон формада кабул итүгә күчүнең мөһим булуы турында сөйләде.

«Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектны проект документларының ярашлылыгы турындагы бәяләмә белән раслый һәм РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә җаваплы зат булып тора, чөнки капиталь төзелеш объекты ишелгән һәм җимерелгән очракта зыянны капларга тиеш була. Төзүче оешмадан ялган проект документациясе алу куркынычын булдырмас өчен, электрон формага күчү буенча эш алып барыла, – дип ассызыклады Василий Кудряшов. – Проектта ЕГРЗ системасында беркетелгән тәңгәллек номеры белән бергә уңай экспертиза бәяләмәсе булырга тиеш. Проект документлары төзүченең көчәйтелгән электрон цифрлы имзасы белән раслана».

Семинар барышында хезмәткәрләргә проект документларының электрон версиясен кабул иткәндә һәм «Стройнадзор» мәгълүмат базасына керткәндә этаплап эшләү тәртибе турында сөйләделәр.  

Әлеге эш тәртибе төрле инцидентлардан яклау өчен эшләнә. Бу хәл проект документларын бутау мөмкинлеген булдырмый торган система оештырырга ярдәм итәчәк. 

2020 елның 27 февраленнән башлап Инспекция проект документациясен бары тик электрон рәвештә генә җибәрергә тәкъдим итә. Электрон формада тәкъдим ителә торган проект документациясе форматына күрсәтмәләр «Инспектор аңлата» бүлекчәсендә, әлеге сылтама буенча урнаштырылган: http://gsn.tatarstan.ru/rus/inspektor-razyasnyaet.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International