ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстанда дәүләт төзелеш күзәтчелеге органы барлыкка килү тарихы турында сөйли.
Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы 1920 елның 27 маенда оеша.
Дәүләт корылмаларының татар комитеты 1920 елда Казан губернасы дәүләт корылмалары комитеты базасында оештырыла. Ике елдан соң әлеге Комитет ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Архитекторның төзелеш идарәсе итеп үзгәртелә.
Монументаль төзелешне һәм иҗтимагый билгеләнештәге төзелешләрне, шулай ук төзелеш кагыйдәләре үтәлешен контрольдә тоту бурычы ведомство белгечләренә йөкләнә. Төзелеш уставы кагыйдәләрен бозган оешмаларны һәм затларны, эшләрне туктатып тору хокукы белән, җаваплылыкка тарту хокукы бирелә.
Яңа идарә эшчәнлеге яңа торак төзелеше үсеш алган шартларда гамәлгә ашырыла. Тораклар, яңа фабрикалар һәм заводлар – Казмашстрой, ТЭЦ-1 һәм башкалар төзелә башлый. Элеккеге буш урыннарда таштан төзекләндерелгән күпкатлы йортлар калкып чыга. Казан үзәгендәге К.Маркс, Киров, Бауман урамнарында 1 катлы тузган йортларны сүтү хисабына яңалары төзелә. 1920 ел ахырында, Совет чорында Казанда Мергас йортын торгызу шундый торак төзелешенең мисалы булып тора.