Инспекция Алабугада 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелешен тикшерде

2020 елның 28 феврале, җомга

Эшләнгән һәм расланган тикшерүләр программасы нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең инспекторлар составы 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелешен тикшерде.  

Яңа уку йорты Алабуга муниципаль районының Алабуга шәһәрендәге 4 нче микрорайонда төзелә. Дүрт катлы мәктәпнең гомуми мәйданы – 24625,2 кв.метр.

Проект кысаларында кече һәм өлкән сыйныфлар өчен блоклардан, гомуми белем бирү өчен билгеләнгән бүлмәләрдән 4 катлы мәктәп төзелеше алып барыла.

"Бинада төшке аш залы, бассейн, медпункт, спорт залы, уку залы булган китапханә, административ-көнкүреш бүлмәләре һәм башка ярдәмче һәм техник бүлмәләр каралган", – дип сөйләде ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов. 

Мәктәп территориясендә спорт һәм уен мәйданчыклары, чаралар үткәрү өчен иҗтимагый зона проектланган.

Төзелешне тәмамлауның күздә тотылган вакыты – 2020 елның 2-3 кварталы.  

Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар ачыкланмады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International