Казанда «Свей» фирмасының озак төзелә торган йортына ярашлылык турында бәяләмә бирелде

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Казанда Четаев урамындагы 18 катлы торак йорт (2 нче Блок) ярашлылык турында бәяләмә алды. Бинаның гомуми мәйданы 8713,6 квадрат метр тәшкил итә. Анда 142 фатир әзер. Төзүче булып «Свей» фирмасы тора.

Техник заказчы - «Бриз» СК ҖЧҖ, ул бөлгенлеккә төшкән «Свей» фирмасыннан соң йортны төзеп бетерә.  

2019 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе торак йортның төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән әзерлеген раслады.

Янәшәдәге территориядә балалар мәйданчыгы, ял һәм парковка урыннары төзелгән. Проектны гамәлгә ашырганда төзүче тарафыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә исәпкә алынга.

Объект файдалануга тапшырылырга әзерләнә, шуннан соң йорттагы фатирларны әлеге төзелешкә акча керткән 142 өлешче алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International