ТР Дәүләт Советында өлешләп төү өлкәсендәге законны кабул иттеләр

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Бүген, 18 март көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны өлешләп төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлеген контрольдә тотуны башкару буенча дәүләт вәкәләтләрен бирү турындагы республика законының 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын кабул итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Васлий Кудряшов билгеләп узганча, әлеге законны кабул итү республика законын федераль закон белән яраклаштыруга бәйле. Хәзер муниципалитетлар күпфатирлы йортлар һәм (яки) башка күчемсез милек объектының әзерлеге турында бәяләмә бирә һәм Бердәм торак төзелеше системасына мәгълүмат урнаштыра алачак.

Искәртеп узабыз: 2019 елның 1 июленнән өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын җәлеп итеп төзелгән барлык проктлар эскроу-счетларга күчәргә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International