Бүгенге дөнья яңа кагыйдәләр кертә – хатын-кызлар үзләренә хас булмаган һөнәрләрне сайлый. Гүзәл затларны төзелеш мәйданчыкларында да ешрак күрергә мөмкин. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең территориаль органы инспекторы Наталья Долгова хәтта 8 март көне алдыннан да төзелеш сыйфаты сагында тора – ул төзелеш мәйданчыкларында алынган бетон үрнәкләренең ныклыгын тикшерә. Йортта яшәүчеләрнең иминлеге аның эшенә бәйле.
Төзелеш мәйданчыгында Наталья Долгова төзелеш материалларының ныклыгын, кирпеч салынышын һәм монолит конструкцияләрне приборлар белән тикшерә, конструкцияләрне, вентиляцияне күзәтә. Кайчагында тикшерүләрне югарыда үткәрергә туры килә.
«Югарыда эшләү чыннан да куркыныч, әмма без моңа ияләштек инде, - ди Наталья Долгова. – Без төзелешкә килгәч, бетон ныклыгын «Оникс 2.5» приборы белән тикшерәбез, әгәр дә бәхәсле мизгел туса, өзек ясала. Әгәр өзек ныклыкның җитәрлек булмавын күрсәтсә, конструкциядән бетон үрнәкләре алына».
Алга таба бетон үрнәге Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе лабораториясенә китерелә, анда аны махсус җиһазлар ярдәмендә тикшерәләр. Лабораториядә Наталья Долгова белән бергә өлкән белгеч Юлия Пятко да эшли.
«Бу һөнәрдә ирләрсез булмый. Безнең ир-атлар коллективы бик яхшы, алар иң авыр хезмәтне башкара. Хатын-кызлар үрнәкне лабораториядә тикшерә», - дип билгеләп үтте Наталья Долгова.
Наталья да, Юлия дә Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. Алар сүзләренчә, хәзерге вакытта хатын-кызлар эшли алмаган һөнәрләр юк. Гүзәл затлар һәр һөнәрдә дә кирәк.