2019 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Әлмәт шәһәренең Ленин урамында урнашкан күпкатлы торак йортка төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.
Объектның гомум мәйданы – 9910 квадрат метр, 17 катлы йортта 112 фатир урнашкан. Төзүче - «Домкор» ҖЧҖ. Объектның беренче катында торак булмаган биналар бар.
Йорт янындагы территориядә балалар мәйданчыгы, җәяүлеләр өчен юл ясалган, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен пандуслар каралган. Территорияне төзекләндерүнең икенче этабы көннәр җылыткач башкарылачак – ул вакытта агачлар утыртылып, асфальтның икенче каты салыначак.