Россия Президенты Владимир Путин төзүеләрнең өлешләп төзүчедә катнашучыларның акчаларын файдалануын контрольдә тотуны көчәйтүче законны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Өлешчеләр акчаларын җәлеп итүче төзүчеләр 2019 елның 1 июленнән мәҗбүри рәвештә эскроу-счетлардан файдаланырга тиеш. Ягъни гражданнарның акчалары төзелеш фирмасы счетына түгел, ә банктагы махсус счетка күчә. Ул акчалар төзүче объектны тапшыру буенча бурычын үтәгәнгә кадәр тотылырга тиеш түгел. Төзүчеләр проектларын банк кредитлары ярдәмендә финасларга тиеш булачак.
Яңа финанслау схемасы барлык өлешләп төзү проектлары, шул исәптән инде башланган проектлар өчен дә файдаланылырга тиеш. РФ Төзелеш министрлыгы раслаган критерийларга туры килүче проектлар өчен генә искәрмә ясалачак.
Российская газета