Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Толстойның 190 еллыгына багышланган фотокүргәзмә уза

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе фойесында Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган фотокүргәзмә ачылды. Аерым алганда, тематик стендта бөек язучы һәм фикер иясенең Казандагы тормышы (1841-1847) сурәтләнгән.

Вакыйгалар, цитаталар, фикерләр – алга таба аның әсәрләрендә чагылыш тапкан һәр нәрсә. Толстой Казан тарихында зур эз калдырган шәхесләрнең берсе.

Шулай ук инспекциядә әдәби викторина да үткәрелде, аның кысаларында хезмәткәрләр язучының биографиясенә кагылышлы сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International