Казанның "Салават күпере" микрорайонындагы социаль ипотека йорты ярашлылык турында бәяләмә алды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

2018 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казан шәһәренең “Салават күпере” микрорайонында торак булмаган биналары булган 8-5нчы номерлы торак йортка төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

Объектны төзүче – “Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешма. 19 катлы йортның гомум мәйданы - 8609,1 кв.метр. Фатирларның гомум мәйданы 6243,4 кв.метр тәшкил итә. 102 фатир файдалануга әзер.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International