Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш тармагында эскроу-счетларга күчү аркасында туган проблемаларны күтәрде һәм кайбер категория төзүчеләренә иске финанслау схемасын калдырырга тәкъдим итте. Бу тема РФ Президенты карамагындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет президиумы утырышында күтәрелде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төбәк җитәкчеләрен яңа төзелешләр өчен инфраструктура сафка бастыруга дәүләт ярдәме мәсьәләсе борчый. Шулай ук республика Президенты ипотека булмаган торакка ихтыяҗга карата борчылу белдерде һәм төзелеш тармагының гражданнарның акчаларын җәлеп итү буенча яңа системага күчү рисларын атады.
"Бездә 109 төзүченең төзелеш өчен рөхсәте бар, аларның 54е яңа таләпләргә туры килә. Төзелешкә рөхсәтне, төзелеп бетә торган проблемалы объектларны һәм әзерлек дәрәҗәсе югары булган объектларны күздә тотарга, иске финанслау системасын яки төбәкләрнең үзләренә андый төзүчеәрне билгеләү мөмкинлеген калдырырга кирәк. Һәм, әлбәтә инде, төзүчеләргә эскроу-счетларга этаплап күчү тәртибен расларга", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Өлешләп төзү реформасы
Өлешләп төз реформасы 2018 елның 1 июлендә тиешле закон кабул ителгәннән соң башланды. Ул тармакка өлешчеләрнең акчаларын "казан" ысулы белән җыюны тыйды һәм төзүчеләргә аларны махсус банк счетларында "бер счет - бер йорт" принцибы белән урнаштыруны йөкләде. Шулай ук 2018 елның 1 сентябреннән банклар төзүчеләрнең әлеге счетлардагы гражданнар акчаларын ничек сарыф итүен контрольдә тота башлады.
Моннан тыш, 2019 елның 1 июленнән гражданнар акчаларын җәлеп итүче гражданнар эскроу-счетлар кулланып өлешләп торак төзү схемасына күчергә тиеш - мондый ирекле мөмкинлек 2018 елның 1 июленнән туды. Бу схема уенча, өлешчеләр акчаларын девелоперга түгел, ә төзүче объектны тапшыру буенча бурычын үтәгәнче акчаларны үзендә тоткан банкка тапшыра. Төзүчеләр проектларны банк кредитлары ярдәмендә финанслый.
ТАСС материаллары буенча