«Азнакайнефть» нефть-газ табу идарәсенең ат-спорт манежына ярашлылык турында бәяләмә бирелде

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

2018 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан “Азнакайнефть” нефть-газ табу идарәсе Ат-спорт мәктәбенең ат-спорт манежына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә  җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

Ат-спорт мәктәбе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан. Бинаның гомум мәйданы – 1923,6 кв.метр. 

Манеж - 161 кешегә исәпләнгән трибуналары булган бер катлы бина рәвешендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International