Киңәшмәдә дәүләт экспертизасын һәм кабат уздырылучы дәүләт экспертизасын уздыру тәртибе, "Капиталь төзелеш объектларының проект документациясенә экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестры" дәүләт мәгълүмат системасыннан файдалану турындагы мәсьәләләр каралды һәм аңлатмалар бирелде.
Фикер алышуларда Инспекция хезмәткәрләре, "Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" ДАУ вәкилләре, территориаль органнарның җитәкчеләре катнашты. Белгечләр системада эшләү тәртибен аңлатты.
Татарстан Республикасының ДТК инспекциясе башлыгы инспекторларга дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда Россия Төзелеш министрлыгы боерыклары таләпләрен исәпкә алырга, эшчәнлекләрендә "Капиталь төзелеш объектларының проект документациясенә экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестры" дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланырга кушты.
Белешмә өчен: Капиталь төзелеш объектларының проект документациясенә экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестры 2018 елның 1 июленнән эксплуатациягә кертелде, ул контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашырганда мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген бирә.