Татарстан Республикасының Әтнә районында “Кшклово-Кзыл-Утар” автоюлын үзгәртеп кору” капиталь төзелеш объектына Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан проект документациясе таләпләренә туры килүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.
Әлеге юл вак таш-комлы өслек белән капланган, торак пунктыннан читтә – V-а категориясендә һәм торак пункты территориясендә – V-в категориясендә.
Заказчысы булып “Главтатдортранс” ДКУ тора, Генподряд оешмасы – “Татавтодор” АҖ.
Юл өлешенең гомуми озынлыгы 4,960 км тәшкил итә.