ТР ДТК инспекциясендә дәүләт граждан хезмәтенең әйдәп баручы төркеме буенча кадрлар резервына кертүгә конкурс узды

2018 елның 16 ноябре, җомга

Инспекциядә ТР ДТК инспекциясенең капиталь төзелеш объектын төзүгә һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча Төбәк, Төньяк-Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнбатыш территориаль органына, шулай ук Хокук идарәсенә, төзелеше тәмамланган объектларны кабул итү тәртибенә күзәтчелек һәм өлешле төзелеш өлкәсендә контроль бүлегенә дәүләт граждан хезмәтенең әйдәп баручы төркеме буенча кадрлар резервына кертүгә конкурс узды.

Инспекция башлыгы Василий Кудряшов җитәкчелегендәге комиссия утырышында Инспекция башлыгының беренче урынбасары Ильфарт Сафиуллин, хокук идарәсе башлыгы Шамил Раимов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлеге башлыгы Наталья Гапсәләмова катнашты.

Бәйсез экспертлар сыйфатында комиссия утырышында "АБАДА" фәнни-интеграция берләшмәсенең Фәнни-методологик тәэминат департаменты җитәкчесе, доцент, фәлсәфә фәннәре кандидаты Сафиуллин Ленар Касыйм улы, КДАТУның "Төзелеш технологиясе, аны оештыру һәм маханикалаштыру" кафедрасы мөдире, техник фәннәр докторы, профессор Мирсәяпов Илизәр Тәлгат улы катнашты.

Конкурста барлыгы 17 кеше катнашты. Катнашучыларга дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасы, төзелеш белемнәре, күзәтчелекне гамәлгә ашыру, дәүләт граждан хезмәте таләпләре, РФ Конституциясе, коррупциягә каршы көрәш буенча сораулар бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International