Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов инспекторлар тарафыннан уздырылучы тикшерүләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Чарада шулай ук Инспекция башлыгының беренче урынбасары Ильфарт Сафиуллин, Инспекция башлыгы урынбасары Линар Фатыйхов, хокук идарәсе башлыгы Шамил Раимов, төзелеше тәмамланган объектларны кабул итүгә күзәтчелек һәм өлешле төзелеш өлкәсендә контроль бүлеге башлыгы Инна Кәримова, ведомство хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмә барышында тикшерүләрне уздырганда, шул исәптән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркеме өчен үтемле тирәлек тәэмин итү өлешендә, инспекторларда барлыкка килә торган сораулар һәм төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган башка сораулар буенча фикер алышынды.
Чыгыш ясаучылар квалификацияле җаваплар һәм аңлатмалар бирде. Уздырыла торган чаралар республика территориясендә төзелешнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү эшен камилләштерү мөмкинлеген бирә.