Казанның Совет районындагы торак комплексы ЯТБ белән расланды

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Казанның Совет районындагы Мамадыш тракты урамында урнашкан 7 номерлы, торак булмаган бүлмәләре кертеп төзелгән торак йортка (2 чират, 3 этап) ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары объектны тикшерде, шуннан соң төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәсе (ЯТБ) бирелде.

Яңа йортта 192 фатир хуҗаларын каршы алырга әзер. 19 катлы торак йортның гомуми мәйданы 15160,1 кв. метр тәшкил итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International