2018 елның 2 нояберендә Арча шәһәренең Баки Урманче урамы буенча 24 йорт адресында урнашкан балалар бакчасы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документациясенә һәм техник нормаларга җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә алды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 140 урынга исәпләнгән, бинаның гомуми мәйданы – 2639,7 кв.м.
Заказчысы булып Арча шәһәре Башкарма комитеты катнашты, подрядчысы – "Стройсервис" ҖЧҖ.