Күрсәтмәне үтәмәү яңа штрафларга китерә

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанда Киров районының Столяров урамында ярым җир асты гаражларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төбәк органы тарафыннан күпсанлы хокук бозу очраклары ачыкланды, шул исәптән законсыз эксплуатация һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу. Инспекция тарафыннан күрсәтмә бирелде. Ачыкланган бозуларны бетерү турында әлеге күрсәтмәне үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 6 өлеше буенча юридик затка ("АУДИ" ДТК) һәм вазыйфаи затка карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде һәм карау өчен судларга җибәрелде.

ТР Арбитраж суды Инспекциянең гаризасын канәгатьләндерде, "АУДИ" гараж-төзелеш кооперативын Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 6 өлеше буенча, штраф рәвешендә җәза билгеләп, административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды.

Киров районы җәмәгать суды тарафыннан шулай ук әлеге объект буенча вазыйфаи зат – "АУДИ" ДТК рәисенә карата да карар чыгарылды, ул шулай ук административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International