Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Россия Федерациясе субъектлары дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының төбәкара конференциясендә катнашачак, ул 29 һәм 30 ноябрь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узачак.
Конференциядә шулай ук Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы төзелеш органнары вәкилләре катнашачак.
Конференциянең максаты – дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнары, төзелеш процессында катнашучылар тарафыннан, шул исәптән 2018 елның 4 августында гамәлгә кергән һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк үзгәрешләрне дә исәпкә алып, шәһәр төзү эшчәнлеге турындагы законнарның таләпләрен куллануга карата бердәм алым эшләү.
Ике көнлек эш программасы кысаларында төбәк вәкилләре проблемалы мәсьәләләр турында сөйләшү һәм дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда бердәм алым эшләп чыгару мөмкинлегенә ия булачак. Бу хәл Россиянең барлык территориясендә төзелешнең сыйфатлы һәм куркынычсыз булуын тәэмин итәргә булышачак.