Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Президент Владимир Путин Дәүләт Думасына закон проектын кертте, анда ил башлыгы, коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә чикләмәләрне һәм тыюларны үтәү предметына түрәләрне тикшергән вакытта башка дәүләтләрнең профильле органнары белән үзара хезмәттәшлек итү өчен, Генпрокуратурага вәкаләтләр бүлеп бирергә тәкъдим итә. Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков билгеләгәнчә, генпрокуратурага дәүләт хезмәткәрләренең чит илләрдәге счетлары турында белешмәләр сорату хокукын бирә торган закон проекты коррупциягә каршы системаны камилләштерү эшенең бер өлеше булып тора.
Шулай ук бюллетеньдә коррупциягә каршы законнар өлешендә Россия Хөкүмәте тарафыннан планлаштырыла торган башка яңалыклар турында да белергә була.