Коррупциягә каршы “Ц”, “Ч” хәрефләренә башланган сүзлек

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Коррупциягә каршы “Ц”, “Ч” хәрефләренә башланган сүзлек

КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ РЕФОРМАЛАРНЫҢ МАКСАТЫ (ЦЕЛЬ АНТИКОРРУПЦИОННЫХ РЕФОРМ) — коррупция дәрәҗәсен киметү һәм аның тискәре нәтиҗәләрен социаль мөмкин булган зурлыкларга кадәр азайту. Бу вакытта хакимияти һәм идарәи функцияләрне әлеге үсеш чорында җәмгыятьнең аеруча актуаль ихтыяҗлары өчен юнәлдерелүен оештыру мәсьәләләре хәл ителә. Коррупциягә каршы реформаларны гамәлгә ашыру вакыты һәрвакыт җәмгыятьтә һәм дәүләттә барган зур яки уртача масштаблы үзгәртеп коруларны үткәрү чорына туры килә, чөнки коррупциягә булган мәнфәгать, кагыйдә буларак, гомуми холыклы реформалардан стимул ала.

ТҮРӘ (ЧИНОВНИК) – чины булган дәүләт хезмәткәре.

ТҮРӘЛЕККӘ БАШ ИЮ (ЧИНОПОЧИТАНИЕ) – чин буенча югары торучы затка, эш урынында тоткан вазыйфаи хәлгә хөрмәт белдерү.

 ХОСУСЫЙ МӘНФӘГАТЬЛӘР (ЧАСТНЫЕ ИНТЕРЕСЫ) – дәүләт хезмәтендә торучы затның яки аның туганының яки гаилә әгъзасының хезмәт бурычларын үтәгәндә карарлар кабул итүгә йогынты ясый алырлык мөлкәткә бәйле яки мөлкәткә бәйле булмаган шәхси кызыксынучанлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International