Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә территориаль органнарның җитәкчеләре катнашында РФ шәһәр төзелеше законнарына кертелүче үзгәрешләргә багышланган киңәшмә булып узды. Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Капиталь төзелеш объектларын төзүне һәм үзгәртеп коруны күзәтү буенча Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы җитәкчесе Якупов Наил Назыйм улы күп еллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың төзелеш тармагын үстерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде.