ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 25 гыйнварында 10.00 сәгатьтә салым түләүчеләр өчен «ЕНС шартларында 2024 елда салым түләүләрен түләгәндә төп үзгәрешләр. Бурычларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре» темасына вебинар булачак. Аны оештыручы – Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе.


22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

2023 елда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе буенча исәпкә алынган контроль объектларының гомуми саны 961 тәшкил итте. Алар арасында Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 54 статьясындагы 1 өлеше критерийлары буенча каралган объектлар саны – 913.


19
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Дәүләт Думасы Төзелеш һәм ТКХ комитетының һәм Дәүләт Думасы Контроль комитетының хөкүмәт сәгатенә әзерлек кысаларындагы уртак утырышында төзелеш тармагы эшенең нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә Россия Федерациясе төзелеш комплексы порталы.

2024 елның 1 февраленнән Россиядә ана капиталы беренче балага 630,4 мең сумга кадәр индексацияләнәчәк, дип хәбәр итә «Татарстан – казанышлар республикасы» порталы.


18
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан 2023 елда бизнеска административ йөкләнешне киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.


17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә Казанның Совет районындагы «Лето» торак комплексында Әнәс Таҗетдинов урамында урнашкан махсуслаштырылган физкультура-сәламәтләндерү спорт комплексына карата ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүе уздырыла. Объект төзелешенең 2 нче чираты – спорт залы тикшерелә.

2023 елда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә 714 мөрәҗәгать килде (1 нче яртыеллыкта – 326, 2 нче яртыеллыкта – 388), шул исәптән 709 – язма мөрәҗәгать, шуларның 253е ведомстволарның Интернет-кабул итү системасы аша алынган мөрәҗәгатьләр.

Республика өстенлекле юнәлешләргә юнәлдерелгән барлык 13 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша, дип хәбәр итә «Татарстан – казанышлар Республикасы» порталы.

Татарстанлыларга «Фәнни-технологик үсеш елы» логотибын күрсәттеләр.


16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең «Открытие» торак комплексында Гадел Кутуй урамындагы җир өстендәге паркингны тикшерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International