Төзүчеләр өлешчеләр фондына 1,2% күчерәчәк

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Чәршәмбе көнне Дәүләт Думасында өлешле төзелеш өлкәсендә компенсация фондын булдыруны күздә тотучы закон проекты тыңланачак (документ "Инвестия" карамагында бар). Икенче укылышка "Төзүчеләр бөлгенлеккә төшкәндә (банкротлыкка чыкканда) гражданнарның – өлешле төзелештә катнашучыларның хокукларын яклау буенча ачык-хокукый компания турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектында төзәтмәләр барлыкка килгән, алар төзүчеләрне фондка зарури түләүләр түләргә мәҗбүр итә. Күләме – фатир бәясенең 1,2%ы. Бу төзүче банкротлыкка чыгу очрагында гражданнар өчен иминиятләштерү булып тора. Әгәр дә торак йорт эксплуатациягә тапшырылмаса, өлешчеләр аның төзелеп бетәчәгенә яисә акчалата компенсациягә өмет итә алачак.

Закон проектына булган төзәтмәләрдә әйтелгәнчә, фонд эшчәнлегенә ачык-хокукый компания идарәлек итәчәк. Ул "Гражданнарның – өлешле төзелештә катнашучыларның хокукларын яклау фонды" дип аталачак. Күзәтүчеләр советына парламентның ике палатасыннан һәм Хисап палатасыннан вәкилләр кертеләчәк. Мондый адым акча тоту эшен тикшереп тору мөмкинлеген бирәчәк.

Тулырак: http://iz.ru/620943/bogdan-stepovoi/zagolovok

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International