Рөстәм Миңнехановка Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театрны реконструкцияләү вариантларын тәкъдим иттеләр

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булды.

Рөстәм Миңнеханов театр бинасы янәшәсендәге мәйданны, шулай ук театр  фойесын һәм балконнарын карады.

Татарстан Президентына Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын реконструкцияләү вариантларын тәкъдим иттеләр. Реконструкция беренче чиратта театрның өстәмә мәйданнарын булдыру өчен ясала, шулардан – репетицияләр залы, шулай ук җитештерү бүлмәләре.   

Проектлар буенча аңлатмаларны театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм проектлаучы компания вәкилләре биреп барды.

Театрның Кабан күле буенда урнашкан хәзерге бинасы – советлар чоры постмодернизмы үрнәге. Реконструкция проекты шуңа күрә биеклеге буенча   чикләнгән.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикага реконструкциянең   функциональ проекты кирәк, ул конкрет бурычларны хәл итәргә тиеш –репетицияләр һәм җитештерү базаларын киңәйтергә. Моннан тыш, диде Рөстәм Миңнеханов, бинаны тамашачылар һәм актерлар труппасы өчен уңайлы булсын өчен, чыннан да, тәртипкә китерергә кирәк.

Бинаның кыяфәтен, стилистикасын саклап калу да мөһим, диде Татарстан  Президенты. Аның фикеренчә, ландшафт һәм әйләнә-тирә мохит  үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга – чөнки театр Кабан күле буенда урнашкан.

«Бүген булган нәрсәләребезнең кадерен белергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов, – Камал театры халыкка кирәк, тамашачылар аңа теләп йөри. Театр бинасы исә шәһәр архитектурасын бизи, хәзер Казанны һәм Кабан күле яр буен мондый үзенчәлекле түбәле бинадан башка күз алдына да китереп булмый».

Реконструкция проекты буенча фикер алышуларда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм Наталия Фишман, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, театр җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Азакта Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Камал театры  каршындагы мәйданнан алып Кабан күле яр буйларын карап чыктылар.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International