Чаллыда бүлү-склад комплексы тикшерелә

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Чаллыда ТР ДТК инспекциясе тарафыннан «Бүлү-склад комплексы. 4 блок» объекты тикшерелщ башлады. Тикшерүнең нигезе – төзелеш тәмамлануы турында хәбәр. 

Бүлү-склад комплексы Нариманов урамы, 69 йорт адресы буенча урнашкан. БСКның дүртенче блогы, административ-көнкүреш биналары белән, бер катлы бинадан гыйбарәт. Ул әзер продукцияне саклау һәм тарату өчен билгеләнгән.

Объектны төзүче – «Эссен Продакшн АГ» АҖ. «Эссен Продакшн АГ» компаниясе – Россиядә иң эре азык-төлек җитештерүчеләрнең берсе. «Махеевъ» сәүдә маркасы – илдә майонез, кетчуп, джем, маринад, горчица категориясендә билгеле бренд.

Техник заказчы – «СК Олимп» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «ПСК Кама» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «РР-Проект» ҖЧҖ.

ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, төзүчегә объектның проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International