Түбән Камада узган семинарда төзелештә хезмәтне саклауның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

2024 елның 27 мартында Түбән Камада «Төзелештә хезмәтне саклауның актуаль мәсьәләләре» темасына зона семинары узды.

Чара төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендәге агымдагы проблемалар һәм яңа алымнар турында фикер алышу максатыннан оештырылган иде. «Төзелеш тармагында хезмәтне саклау», «Җитештерү травматизмын профилактикалау», «Хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча хезмәткәрләрне мөстәкыйль укытуны оештыру турында», «Хезмәтне саклауда ясалма интеллект», «Төзелеш эшләренең куркынычсызлыгында үзкөйләнешле оешманың роле» һәм башка темалар күтәрелде.

Семинар эшендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча эшче төркем әгъзалары, Кама аръягы зонасының 18 муниципаль районыннан хезмәтне саклау буенча җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.

ТР ДТК инспекциясе тарафыннан тикшерүләр үткәргәндә хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, төзелеш куркынычсызлыгын һәм төзелеш мәйданчыкларын оештыруның билгеләнгән нормативларга туры килүен контрольдә тоту турындагы доклад белән республика ведомствосының Казан шәһәре буенча территориаль органының 5нче бүлеге консультанты Кирилл Козырев чыгыш ясады.

Семинар кысаларында төзелә торган ике объектны – «Семья» торак комплексында Корабельная урамындагы күпфатирлы торак йортны һәм 3 нче балалар поликлиникасын әйләнеп чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International