Сугыш башлану белән илнең көнбатыш төбәкләрендәге күп кенә сәнәгать предприятиеләре Казанга эвакуацияләнә. Аларны урнаштыру өчен кирәкле территорияләр шәһәрнең төньяк һәм көньяк районнарында бирелә. Эвакуацияләнгән халыкны урнаштыру өчен актив рәвештә азкатлы тораклар төзелә башлый. Бу төзелешләрне Татарстан АССР Дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекциясе тикшереп тора.
Дәүләт архитектура контроле инспекциясе тарафыннан Татарстан АССР буенча 73 торак объекты төзелешенә рөхсәт бирелә һәм теркәү уздырыла, алар арасында таш һәм агач коттеджлар, бараклар һәм Казан заводларының торак йортлары да була. Әлеге биналар сугыштан соңгы елларда барлыкка килгәнгә һәм бу тораклар төзелешенә пленга алынган алманнарның җәлеп ителгән булуы сәбәпле әлеге җыйнак йортларны «немец» йортлары дип атыйлар.