Татарстанда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә, мәдәни объектларга капремонт дәвам итә

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 98,94%ка үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.   

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 21 ноябрьгә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт эшләре 112 объектның 101 объектында тәмамланган. Калган 11 объектта эшләр дәвам итә.

Республикада ресурс үзәкләренә дә капиталь ремонт дәвам итә. 21 ноябрьгә пландагы 15 объектның 14сендә эшләр төгәлләнгән.

Татарстан авыл клубларын төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыруны да дәвам итә. 22 ноябрьгә 16 объектта эшләр тәмамланган. Тагын 5 объектта эшләр бара, шул исәптән түбә ябу (2 объектта), эчке эшләр, ишек-тәрәзәләр кую, челтәрләр уздыру (3 объектта).

Мәдәни объектларга капремонт 21 ноябрьгә пландагы 40 объектта төгәлләнгән. Тагын 1 объектта эшләр дәвам итә.   

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блоклы-модульле пунктлар төзү дәвам итә. 22 объектта да эшләр бара.  

21 ноябрьгә Татарстан Республикасының халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча 31 учреждениесендә капиталь ремонт төгәлләнгән. 3 объектта эшләр дәвам итә. 

Муниципаль архивлар урыннарына капиталь ремонт эшләре пландагы 13 объектның берсендә генә калган.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне барлык эшләрне дә сыйфатлы башкарырга өндәде. Ул ассызыклаганча, башкарылучы эшләргә катгый контроль ясалырга тиеш.  

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International