ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елны Татарстанда ТАССР ның 100 еллыгы елы дип игълан итте. Ул бу хакта ул ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.
Якын арада юбилей чаралары программасы башланачак, алар үз эченә халыкара, федераль һәм республика проектларын ала.
Тантаналар кысаларында фестивальләр, форумнар, төбәк үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне һәм предприятиеләрне хөрмәтләү планлаштырылган. ТАССР яшьтәшләренә аеруча игътибар биреләчәк.