ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы булды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 26 сентябрьдә, киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Иҗтимагый советы утырышы булды, аның составына ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары, төзелеш компанияләре вәкилләре, экспертлар, шулай ук инспекция ветераннары керә.

Утырыш барышында 2019 елның беренче яртыеллыгында ачыкланган төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозу очраклары каралды. Киңәшмәдә шулай ук Дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләргә күзәтү үткәрелде.

Моннан тыш, дәүләт ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алганда ачыклыкны, намуслы көндәшлек һәм объективлыкны тәэмин итү турында хисап яңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International