Инспекция башлыгы вазифаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин ТР Дәүләт Советының 3 нче утырышында катнашты

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт Советының өченче утырышында җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны өлешләп төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының эшчәнлеген контрольдә тоту буенча дәүләт вәкаләтләрен бирү турында республика законының 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

«Әлеге законны кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле», - дип билгеләп үтте республика Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы вазифаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин. 

Гражданнарны зыян күргән дип тану һәм мондый гражданнар реестрын алып бару буенча муниципалитетларның вәкаләтләре үз көчләрен югалткан дип танылды. Муниципалитетларның күп фатирлы йортның һәм (яки) башка күчемсез милек объектының (төзелеш проектының) әзерлек дәрәҗәсе һәм эскроу счетларыннан файдаланмыйча өлешләп төзүдә катнашу килешүләрен төзү мөмкинлеге турында бәяләмә бирү вәкаләтләре ачыкланды.

Моннан тыш, муниципалитетларга вәкаләтле банктан төзүчеләргә карата үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүматны соратып алу хокукы бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International