Татарстан Республикасында 9 банк эскро-хисаплары белән эшли башлады. Бу хакта брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«Бу эшне «Дом.рф», Саклык банкы, «Газпромбанк», ВТБ, «Альфа-банк», Промсвязьбанк, «Ак Барс Банк», «Открытие» и «Аверс» банклары алып барырга тиеш».
Казан Кремленең рәсми вәкиле сүзләренә караганда, хәзерге вакытта кредит оешмалары төзелеш компанияләреннән кергән документларны өйрәнә һәм анализлый.
Галимова сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эскро-счетлардан файдаланганда барлыкка килергә мөмкин булган проблемалы мәсьәләләрне җыярга тәкъдим итте. Аларны федераль дәрәҗәдә эшче төркем утырышында карау планлаштырыла.
Элегрәк Хөкүмәт эскро-счетлары белән эшли ала торган банклар санын 63тән 100гә кадәр арттырган иде.
РБК материаллары буенча