ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов: Бер елда без өлешләп төзү турындагы законны бозган 100дән артык бәяләмә таптык

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда инспекциянең өлешләп төзүгә татарстанлыларның акчасын җәлеп итүгә юл куймый торган бүлеге, шулай ук ведомствоның коррупциягә каршы эшчәнлеге турында сөйләде.

Василий Александрович, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә өлешләп төзү буенча бүлекнең оешуы хакында сөйләгез әле?

- Әле 2007 елда ук закон буенча ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары өлешләп күп фатирлы йортлар һәм башка күчемсез милек объектлары өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) башкаруга вәкаләтләр алды. ТР Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясенә җирле үзидарә органнарының дәүләт вәкаләтләрен башкаруын контрольдә тоту йөкләнгән.

Агымдагы елның июль аенда Өлешләп күп фатирлы йортлар һәм башка күчемсез милек объектлар төзүдә катнашу турындагы Федераль законга үзгәрешләр кертелде, шуның аркасында контрольлек итүче органнарга өстәмә бурычлар йөкләнде. Аерым алганда, контрольлек итүче орган бердәм торак төзелеше системасына мәгълүмат кертәчәк, ТР буенча Росреестр бүлегенә төзүченең федераль закон таләпләренә туры килмәве турында хәбәрләр юллаячак.

Шулай ук контрольлек итүче органнар, “Гражданнар – өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын яклау фонды” Гаммәви-хокукый компаниясе һәм Бердәм торак төзелеше мгълүмати системасындагы төзүчеләрнең хезмәттәшлеге буенча таләпләр дә артты.

Әлеге таләпләрне үтәүне тәэмин итү максатында ТР Министрлар Кабинеты тиешле карарны раслады һәм Инспекциядә “Өлешләп төзүне контрольләү бүлеге” аерым структур бүлекчәсе төзелде.

Аерым структур бүлекчә төзү җирле үзидарә органнары эшчәнлеген җентекләбрәк контрольдә тотарга һәм күп фатирлы йортлар һәм башка күчемсез милек объектларын төзү өлкәсендәге вәкаләтләрне тормышка ашыруны нәтиҗәлерәк күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Инспекция җирле үзидарә органнары өлешләп күп фатирлы йортлар һәм башка күчемсез милек объектлары өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген башкаруын контрольдә тоту кысадарында 2018 елда нинди кагыйдә  бозулар ачыкланды?

- Быел җирле үзидарә органнары тарафыннан төзүченең һәм проект декларацияләрнең ярашлылыгы турында бирелгән 104 бәяләмәнең гамәлдәге закон таләпләрен бозуы теркәлде. Әлеге кагыйдә бозу тарындагы мәгълүмат оператив рәвештә прокуратура органнарына җибәрелде.

Нәтиҗәдә прокуратура тарафыннан җирле үзидарә органнары адресына кагыйдә бозуларны бетерү турында карар чыгарылган: төзүченең һәм проект декларациясенең ярашлылыгы турында 97 бәяләмә гамәлдән чыгарылган, 7се гамәлдәге законнарга яраклаштырылган. Ярашлылык турындагы бәяләмәләрне гамәлдән чыгару турындагы мәгълүмат ТР буенча Росреестр бүлегенә җибәрелә.

Бу гамәлләр нәтиҗәсендә намуссыз төзүчеләр өлешләп төзү өчен гражданнар акчаларын җәлеп итә алмый, бу өлешләп төзү турындагы законнарны бозуга киртә булып тора.

Василий Александрович, 2018 елда административ кодекска нинди үзгәрешләр кертелде?

- 2018 елның июль аенда административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексы яңа маддә белән тулыланды, ул бердәм торак төзелеше системасында мәгълүмат урнаштыру тәртибен бозган өчен административ җаваплылыкны күздә тота. Вазифаи затка 15тән алып 80 мең сумга кадәр штраф салынырга яки 1 елдан алып 3 елга кадәр дисквалификацияләнергә мөмкин. Юридик затлар өчен штраф күләме 50дән 400 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Моннан тыш, төзүченең законда каралган өлешләп төзү турындагы законда расланган таләпләргә туры килүе турындагы бәяләмә бирү турында нигезсез карар кабул итү яки андый бәяләмә бирүдән баш тарту өчен дә административ җаваплылык күздә тотыла. Бу гамәлләрдә җинаять җаваплылыгы булмаган очракта. Әлеге гамәлләр өчен вазифаи затларга 50дән 100 мең сумга кадәр административ штраф каралган.

Василий Александрович, сездә коррупциягә каршы көрәш буенча нинди чаралар күрелә?

- Инспекциянең тагын бер бүлегенең структурасы үзгәрде. Төзелгән объектларны кабул итүгә күзәтчелек һәм өлешләп төзү өлкәсендә контроль бүлегенең исеме үзгәртелде. Хәзер ул дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкару тәртибен үтәүне контрольләү бүлеге дип атала. Шуңа бәйле рәвештә вазифаи затлар тарафыннан дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкарган вакытта закон таләпләре үтәлүне эчке контрольдә тоту көчәячәк. Бүлекнең төп бурычы – вазифаи затларның эш бурычларының нәтиҗәлелеген арттыру, бу, шул исәптән, коррупцияле закон бозуларны да кисәтергә булышачак.

Инспекциядә ышаныч телефоны эшли, анда коррупция очраклары турындагы хәбәрне калдырырга була. Шулай ук электрон адрес һәм инспекция бинесында “ышаныч тартмасы” да бар. Язма мөрәҗәгатьләрне шуларга юлларга мөмкин.

Юридик затлар һәм шхси эшмәкәрләр белән киңәшмәләр үткәрелә, алар анда үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала, шул исәптән коррупциягә кагылышлыларны да.

Мәҗбүри таләпләр үтәлешен аңлату өчен, эшмәкәрләр белән очрашулар даими рәвештә үткәрелә. Бу төзүчеләр тарафыннан кагыйдә бозуларга юл куймауны кисәтү санала. Бу административ киртәләрне киметә, “сорау-җавап” режимында туры диалог алып барыла. Киңәшмәдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе, аның урынбасарлары, территориаль органнар җитәкчеләре катнаша. Эшмәкәрләр бөтен юнәлешләр буенча квалификацияле җаваплар ала.

Белешмә: 2018 елның 1 октябренә Татарстан Республикасында өлешләп төзү турындагы килешүләрнең гомум саны 36,3 мең килешү тәшкил итә, төзүчеләрнең алар буенча йөкләмәсе 80 млрд сумнан арта.

Җирле үзидарә органнары тәкъдим иткән мәгълүматлар нигезендә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе рәсми сайтта төзелеш өчен акчалары җәлеп ителгән һәм хокуклары бозылган гражданнарның җыелма исемлеген урнаштыра.

Хәзерге вакытта Татарстан буенча гражданнарның җыелма реестрына проблемалы объектлар буенча 1 мең кеше кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International