РФ Дәүләт Думасы өлешләп торак төзү турындагы законга төзәтмәләр кертте

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

РФ Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне узган утырышта өченче, ахыргы укылышта өлешләп төзү турындагы законга (214-ФЗ) төзәтмәләр кертте. Алар төзүчеләрнең күп фатирлы йортлар сафка бастыруда катнашу тәҗрибәсенә таләпләрне йомшарта һәм 2018 елның 1 июленә кадәр эшләр башкаруга рөхсәт алган компанияләргә кайбер таләпләрне кертә.

Документ нигезендә, күп фатирлы йортның гомум мәйданына таләпләр 10нан 5 мең квадрат метрга кадәр киметелә.

Шулай ук законга “максатлы кредит” төшенчәсе кертелә. Бу төзүче һәм кредитор (банк яки төзүченед гамәлгә куючысы) арасында төзелгән килешү шартлары нигезендә күп фатирлы йорт яки баша күчемсез милек объекты төзү өчен кредит яки заем. Акчалар законда күрсәтелгән төзелеш белән бәйле максатларга гына тотыла ала.

Закон үз көченә кергән көннән өлешләп төзү килешүе теркәлгән мизгелдән җир кишәрлеге һәм анда сафка бастырыла торган күп фатирлы йорт өлешчеләрдә залогта була дигән кагыйдә эскроу счетлары механизмын кулланып өлешләп катнашу килешүләрен төзегән вакытта файдаланылмый. Төзүченең исәп-хисап счетлары саны төзелешкә рөхсәт саныннан артмаска тиеш. Төзүчегә бер үк вакытта берничә җир кишәрлеге шәһәр төзелеш планнары яки территорияләрне планлаштыруның расланган проектлары буенча объектлар төзү өчен өлешчеләр акчасын җәлеп итү тыела.

Төзелешкә рөхсәтне 2018 елның 1 июленә кадәр алган төзүчеләр һәр рөхсәт өчен вәкиллекле банкларның берсендә банк счеты ачарга тиеш. Алар өчен дә өстәмә чикләүләр кертелә, шул исәптән кредитлар, займнар, ссудалар формасында акча җәлеп итүгә дә. Шул ук вакытта сүз төзелешкә максатлы кредитлар турында бармый. Тагын коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмалар  төзү, хуҗалык берләшмәләренең устав капиталларында, башка коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмаларның милкендә катнашуга чикләүләр кертелә.

РФ Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International