Бер айда Татарстан төзелешләрендә 405 тикшерү үткәрелгән

2018 елның 14 декабре, җомга
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре 2018 елның сентябреннән октябрь аена кадәр республиканың төзелеш объектларында 405 тикшерү үткәргән, ачыкланган кагыйдә бозулар буенча 99 кисәтү ясалган. Төзелеш эшләрен башкаручы затлар алдагы кисәтүләрне дә истә тотып, 121 кагыйдә бозу очрагын бетергән. Татарстан Республикасы территориясендә бер айда, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре кисәтүләре буенча, проект документлары, техник регламентларны бозу очракларына чик куелган, төзелеш мәйданчыклары тәртипкә китерелгән, техника куркынычсызлыгын үтәү буенча кагыйдә бозулар бетерелгән. Бүгенге көнгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе бөтен республика буенча 11-8 төзелә һәм реконструкцияләнә торган объектта күзәтчелек башкара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International