ТР ДТКИ инспекторлары Казандагы яңа торак йортка ярашлылык турында бәяләмә бирде

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 6 декабрендә Казан шәһәренең Совет районында Н.Ершов урамы буенча 6 нчы торак йортка, торак комплексының икенче чират икенче этабындагы җир асты машина кую урыны булган 1 нче һәм 2 нче блокка Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

10 катлы торак йортның мәйданы – 37646 кв.метр, бина 439 фатирга исәпләнгән. Фатирларның гомуми мәйданы – 23554,2 квадрат метр.

Төзекләндерү проектында азмобильлекле төркемнәр өчен таләпләр исәпкә алынган. Йорт территориясендә балалар, спортмәйданчыклары, парковка урыннары урнашкан.

Объектны төзүче оешма - "СтройУслуги" ҖЧҖ.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International