2018 елның 17 сентябрендә 14 сәгатьтә киңәшмәләр залында (Казан ш., Зур Кызыл ур., 15/9 й., 3 кат) "Граждан хезмәтенә бәйле коррупциягә каршы юнәлешле тыюлар һәм чикләүләр" темасы буенча видеоконференция режимында семинар узачак.
Киңәшмә кысаларында хокук идарәсенең юридик бүлеге башлыгы Лилия Булатова һәм коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы зат, дәүләт хезмәте, кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Игнатьева доклад белән чыгыш ясаячак.