Коррупциягә каршы “У” хәрефенә башланган сүзлек

2018 елның 31 июле, сишәмбе
  • КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬЛӘРНЕ җинаятьчел-хокукый КИСӘТҮ (УГОЛОВНО-ПРАВОВОЕ ПРЕДУПРЕЖДЕНИЕ КОРРУПЦИОННОЙ ПРЕСТУПНОСТИ) – җинаять җаваплылыгы белән куркыту һәм аны коррупциячел җинаятьләрне кылган өчен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән үтәлә торган кисәтү эшчәнлегенең мөстәкыйль төре.
  • КОРРУПЦИЯЧЕЛ янау (УГРОЗА КОРРУПЦИОННАЯ) - коррупция йогынтысына дучар булган дәүләт, аның органнары һәм вазыйфаи затлары, җәмгыять һәм шәхес өчен тискәре нәтиҗәләр килеп чыгу ихтималы.
  • КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬЛӘРНЕң ДӘРӘҖӘСЕ (УРОВЕНЬ КОРРУПЦИОННОЙ ПРЕСТУПНОСТИ) - теркәлгән җинаятьләрнең һәм билгеле бер территориядә конкрет вакытта коррупциячел җинаятьне кылган, ачыкланган затларның абсолют санын күрсәтә торган коррупциячел җинаятьләрнең таралу күрсәткечләренең берсе.
  • ХАЛЫКНЫҢ КОРРУПЦИЯЧЕЛ виктимлык ДӘРӘҖӘСЕ (УРОВЕНЬ КОРРУПЦИОННОЙ ВИКТИМНОСТИ НАСЕЛЕНИЯ) –дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган оешмаларның хезмәткәрләре тарафыннан законсыз өстенлекләр алу максатында янауга дучар булган физик һәм юридик затларның чагыштырма авырлыгы.
  • КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬЛӘРНЕң ОБЪЕКТИВ ШАРТЛАРЫ  (УСЛОВИЯ КОРРУПЦИОННОЙ ПРЕСТУПНОСТИ ОБЪЕКТИВНЫЕ) – коррупциячел җинаятьләрнең субъектив сәбәпләрен гамәлгә ашырырга ярдәм итүче, ә кайчагында аларны җанландыра торган оештыру, хокукый, техник тәртибендәге җитешсезлекләр.
  •  КОРРУПЦИЯЧЕЛ ҖИНАЯТЬЛӘРНЕң СУБЪЕКТИВ ШАРТЛАРЫ (УСЛОВИЯ КОРРУПЦИОННОЙ ПРЕСТУПНОСТИ СУБЪЕКТИВНЫЕ) – халыкның коррупциячел җинаять кылучының шәхесендә хокукка каршы килү ниятен формалаштыруга йогынты ясый торган демографик һәм социаль-психологик үзенчәлекләре (холкы,  темперамент үзенчәлекләре, яше, җенесе, белем дәрәҗәсе, эш белән мәшгульлеге һ. б.).

КОРРУПЦИЯЧЕЛ “йомшаклык” (УЯЗВИМОСТЬ КОРРУПЦИОННАЯ) – коррупциячел факторлар булу сәбәпле юридик яки физик затның коррупцияне «эләктерү»гә дучар ителүе яки коррупциячел мөнәсәбәтләрдә катнашуга сәләтле булуы яки мондый хәлләр белән килешүчәнлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International