Менделеевск АСИҮТ статусын алачак

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Менделеевск шәһәрендә гомуми күләме 4,8 миллиард сумлык инвестиция белән 19 инвестиция проектын тормышка ашыру күздә тотыла. Торак пунктына алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусы (АСИҮТ) биреләчәк, бу исә 630 яңа эш урыны булдыру мөмкинлеген бирәчәк. Бу хакта 13 июльдә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы Моношәһәрләрдә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрен оештыру һәм аларны эшләтү комиссиясендә белдерелде.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы белән Менделеевск моношәһәре территориясендә АСИҮТ оештыру турында гариза бирелде. Татарстанның икътисады һәм Менделеевск шәһәренең монобәйлелеген киметү буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Менделеевск районы җирле үзидарә органнары белән берлектә эш үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International